Иксез-чиксез иҗат (6+)
31
Март 2021
Чәршәмбе
«ЭКО стилендәге тормыш» программасы кысаларында 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен ташландык материалдан кул эшләре ясау буенча мастер-класс узды. Балалар әстерхан чикләвеге кабыгыннан теләкләр язылган җиләкләр ясады. Мастер-класс өчен әстерхан чикләвеге кабыгы, тасма, яшел төстәге фетр кисәге, гуашь һәм пумала, теләкләр язылган кәгазьләр кулланылды. «Җиләкләр» бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. |